news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаешта яшәүче 100 яшьлек әбигә Татарстан Рәисеме исеменнән медаль тапшырылды

Лаешта яшәүче 100 яшьлек әбигә Татарстан Рәисеме исеменнән медаль тапшырылды
Фото: ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне Анастасия Дмитриевна Александровага «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале тапшырылды. Бүләкне Татарстан Рәисе исеменнән республиканың Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов тапшырды.

Анастасия Дмитриевна 1925 елның 11 февралендә Питрәч районының Люткино авылында туа. Сугыш елларында Казанның 16нчы заводында эшли, Яшел Үзән заводына агач ташый, Буа районында окоп казый.

Фашистлар Германиясен җиңгәннән соң туган ягына әйләнеп кайта: сыер савучы, хат ташучы, аннары Лаеш район хастаханәсендә 20 ел санитар булып эшли. 1964 елда тол кала, өч улын ялгызы тәрбияләп үстерә.

Анастасия Дмитриевна «Тыл хезмәтчәне» һәм «Хезмәт ветераны» исемнәренә ия. Аның хезмәт стажы 52 ел тәшкил итә. Бүгенге көндә ике улы - Лаешта, ә оныклары һәм оныкчыклары Казанда, Яшел Үзәндә һәм туган шәһәрендә яши.

«Сезнең тормыш юлыгыз - батырлык һәм Ватанга тугрылык үрнәге. Барысы өчен дә зур рәхмәт», – диде Илдус Зарипов, ветеранны котлап.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге казанышларында аларның һәркайсының зур өлеше булуын билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot