news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаешта шәхси йортта янгын чыккан, 66 яшьлек ир-ат зыян күргән

Лаеш районының Орел авылында янгында 66 яшьлек ир-ат зыян күргән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, ут шәхси бүрәнә йортта чыккан. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр янгынның мәйданы 36 квадрат метр тәшкил итүен билгеләгән.

Зыян күргән ир-атның сул аягының боты пешкән. Аны Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр. Янгынның сәбәбен ачыклыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot