news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаешта Россия Герое Рәсим Баксиковка маскировкалау челтәре тапшырдылар

Лаешта Россия Герое Рәсим Баксиковка маскировкалау челтәре тапшырдылар
"Кама ягы"

Лаешта Россия Герое, легендар «Алеша» танк экипажы әгъзасы Рәсим Баксиковның Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары белән очрашуы булды. Чара Лаеш районы ДОСААФ җитәкчесе Илнур Вәлиуллин инициативасы белән оештырылды. Бу хакта «Кама ягы» сайтында хәбәр ителә.

«Үзебезнекеләргә ярдәм» хәйрия фонды җитәкчесе Юлия Плескач экипаж әгъзасына аның танкы өчен район волонтерлары үргән өч маскировкалау челтәре тапшырды. Россия Герое махсус операция зонасында бик тә кирәк булган әйберне рәхмәт әйтеп алды, хезмәтләре өчен Лаеш осталарына чиксез рәхмәтләрен җиткерде.

Студентлар Рәсим Баксиков сөйләгәннәрне кызыксынып тыңлады. Залдагы тынлык, җитди йөзләр һәм хәрби хезмәткәргә төбәлгән күзләр студентлар аудиториясенең игътибарын һәм кызыксынуларын ачык күрсәтте.

«Безнең яшьләр Россия Геройлары һәм махсус хәрби операциядәгеләр белән чын күңелдән горурланалар», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100