news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаешта китап күргәзмәсе православие бәйрәмнәренә багышланган

Лаешта китап күргәзмәсе православие бәйрәмнәренә багышланган
Фото: Л.Н.Ермакова

Лаеш шәһәренең үзәк китапханәсендә «Кышкы бәйрәмнәр: Раштуа һәм Качману» китап күргәзмәсе православие бәйрәмнәренә багышланган. Бу хакта «Кама ягы» сайтында хәбәр ителә.

Биредә Раштуа һәм Качману тарихы, борынгы йолалар, бәйрәм итү традицияләре турында кызыклы мәгълүмат бирелгән. Укучыларга сюжетында святкалар һәм кышкы бәйрәмнәр искә алына торган кызык китаплар җыелмасы тәкъдим ителде.

Яңа ел, Раштуа, Качману — ул балалар да, өлкәннәр дә көткән бәйрәмнәр. Яңа ел күпләрнең яраткан бәйрәменә әверелде.

Традицияләр, символлар, билгеләр һәм гореф-гадәтләр үзгәрсә дә, ел саен Раштуа һәм Яңа ел гаиләләрдә чын мәгънәсендә тылсымлы һәм онытылмаслык атмосфера тудыра, кешеләргә шатлык һәм якты киләчәккә өмет бүләк итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot