news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаешта «Казан Марина» курорты 2028 елда барлыкка килергә мөмкин

Лаешта «Казан Марина» курорты 2028 елда барлыкка килергә мөмкин. Проект буенча 1250 номерлы кунакханә, 300 яхта, экстрим-үзәк һәм күңел ачулар булыр дип күзаллана. «Казан Марина» өчен барлыгы 9,5 млрд сум тотарга планлаштыралар. Хәзер яңа курортның проект-эзләү эшләренә 28 млн сум бүлеп биргәннәр, дип яза «Миллиард татар» Телеграм-каналы.

Курорт «Бөек Идел юлы»нда булганлыктан, Лаештан су буйлап Чистайга, Алексеевскига, Тәтешкә, Зөягә, Алабугага һәм башка җирләргә барып булыр дип күздә тотыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot