news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаешта «Аркадаш» халыкара яшьләр лагере узачак

24 августтан 30 августка кадәр Лаеш районында «Звездный» балалар лагере базасында Татарстаннан һәм ерак чит илләрдән 14-17 яшьлек укучылар өчен халыкара белем бирү проекты – «Аркадаш» лагере узачак. Оештыручылар – ТР Хөкүмәте, «Сәләт» яшьләр үзәге, «Сәләт» Татарстан төбәк яшьләр фонды, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме, «Беренчеләр хәрәкәте» һәм Яшьләр дипломатиясе академиясе.

Алынган мәгълүматларга караганда, лагерь программасы тулысынча инглиз телендә тормышка ашырыла. Катнашучыларны музыка һәм диджеинг, хореография, театр, гамәли сәнгать буенча мастер-класслар, шулай ук татар һәм рус телләре дәресләре көтә. Уку блоклары актив ял итү һәм Казанга һәм Болгарга экскурсияләр белән үрелеп бара.

«Аркадаш – Татарстанның талантлы яшьләре үз мәдәниятенең амбассадорлары ролендә чыгыш ясаучы, ә аларның чит илләрдән килгән яшьтәшләре үз илләренең гореф-гадәтләре белән уртаклашучы киңлек. Төп максат – аралашу һәм тәҗрибә уртаклашу, уртак проектлар булдыру һәм эшлекле элемтәләрне җайга салу», - дип билгеләп үтә оештыручылар.

Лагерьга инглиз телен B1 һәм аннан югарырак дәрәҗәдә белгән иҗади казанышлары булган балаларны чакыралар. Катнашу бушлай. Моның өчен рәсми сайтта гариза тутырырга һәм сайлап алуның ике этабын узарга кирәк – портфолио һәм әңгәмә. Гаризалар 29 июльгә кадәр кабул ителә.

Лагерь 30 августта тантаналы ябылу белән тәмамлана. Тулырак мәгълүмат белән проектның рәсми сайтында танышырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot