news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаешның Каип авылында чишмә ачу тантанасы булды

Лаешның Каип авылында чишмә ачу тантанасы булды
"Кама ягы"

Лаеш районы Каип авылында чишмә ачылу тантанасы узды. Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов традицион кызыл тасманы кисүдә катнашты. Раойн башлыгы катнашучыларны сәламләде һәм чишмә суы белән яңа павильон төзүдә катнашы булганнарның барысына да чын күңелдән рәхмәт белдерде. Бу хакта «Кама ягы» сайтында хәбәр ителә.

«Родник-Чишмә» социаль проекты авторы Азат Гайнетдинов сүзләренчә, төзелеш якынча ай ярым элек башланган. Кешеләр булышты, иганәчеләр табылды һәм Каип авылының мәчет территориясендә шундый объект барлыкка килде.

Бүгенге көндә Лаеш районында 50 тоннага якын су таратылуын билгеләп, ул Хәерби авылында да шундый ук чишмә ачылуын әйтте. Лаешта шундый объект төзелешендә таш салу эшләре тәмамланган, ә Комлы Кавалда проект документациясе җибәрелгән.

«Чишмә павильоннарында безнең проектлар буенча видеокамералар һәм җылы идәннәр урнаштырылган, үз-үзен чистарту фильтрлары белән җиһазландырылган, аларда «химия» юк. Мин үзем бу суны инде берничә ел рәхәтләнеп эчәм. Мондый чишмәләрне ачу районның күпмилләтле халкын берләштерә, дуслык өсти һәм күршеләр мөнәсәбәтләрен ныгыта», – диде проект авторы.

Азат Гайнетдинов сүзләренчә, якташлык чишмәләр төзү проектын тормышка ашыруда һәм районның православие гыйбадәтханәләре территорияләрендә ярдәм итәргә әзер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100