news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаештагы «Кама диңгезе» пляжы ачылды

Әлегә суның чисталыгы хакында санитар-эпидемиологик бәяләмә юк, коенырга киңәш ителми.

Лаештагы «Кама диңгезе» пляжы ачылды
"Татар-информ" архивы

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Лаештагы «Кама диңгезе» пляжын ял итүчеләр өчен ачтылар. Бу хакта пляжның Instagram социаль челтәрендәге рәсми аккаунтында хәбәр ителә.

«Дуслар, пляж ял итүчеләр өчен ачык! Хәзерге вакытта пляжда коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә кертелгән карантин кагыйдәләрен бозган өчен беркемне дә штрафка тартмыйлар!» - диелә хәбәрдә.

Искәртеп үтелгәнчә, бары тик парковка кагыйдәләрен һәм экологик нормаларны бозган өчен генә штраф салалар.

Әлегә суның чисталыгы хакында санитар-эпидемиологик бәяләмә юк, коенырга киңәш ителми, дип ачыклык керткән иде Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Пляжга килүчеләргә социаль дистанция сакларга, үзең белән баш киеме алырга һәм балаларны күз уңыннан ычкындырмаска тәкъдим итәләр.

«Татар-информ» агентлыгы «Кама диңгезе» пляжында ял итүчеләрне штрафка тарта башлаулары хакында хәбәр иткән иде инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot