news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаештагы бер урам Борис Кузнецов исемен йөртәчәк

Шулай ук Борис Кузнецовка Казан кадет интернат-мәктәбе территориясендә һәм Җиңү аллеясында һәйкәл куелачак.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Лаеш районында Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исеме белән урамны атаячаклар һәм сын урнаштырачаклар. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Инстаграм сәхифәсендә язды.

«Бүген Борис Кирилл улы Кузнецовка 95 яшь тулган булыр иде. Ул Бөек Җиңүне гәүдәләндерә иде», — дип язды республика җитәкчесе.

Шулай ук Борис Кузнецовка Казан кадет интернат-мәктәбе территориясендә һәм Җиңү аллеясында һәйкәл куелачак.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Борис Кузнецов 11 ноябрьдә 94 яшендә вафат булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot