news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаештагы авариядә Чувашстаннан килгән егет имгәнгән

Сокуры һәм Зимняя Горка арасында "Форд Фокус" белән "Субару" бәрелешкән.

(Казан, 18 июль, "Татар-информ"). Лаеш районында юл һәлакәтендә Чабаксар шәһәреннән килгән кеше имгәнгән. Бу турыда "Татар-информ"га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кичә көндез Р239 трассасында Сокуры һәм Зимняя Горка авыллары арасында Чувашстан номерлары белән "Форд Фокус" һәм Татарстаннан "Субару" бәрелешкән.

"Форд"тагы 25 яшьлек машина йөртүченең аяк табаны һәм куллары җиңелчә имгәнгән. Ул хастаханәгә бармаган.

Урында Каипы авылыннан янгын сүндерүчеләр эшләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot