news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаешта үзмәшгульләр «ТАССРның 100 еллыгы»на чиккән сөлгеләр чыгара

Сөлгеләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иттеләр.

Лаешта үзмәшгульләр «ТАССРның 100 еллыгы»на чиккән сөлгеләр чыгара
пресс-служба Минэкономики РТ

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Лаештан үзмәшгуль Гөлнара Нурмөхәммәтова «ТАССРның 100 еллыгы» дигән чигүле сөлгеләр эшләгән, аны бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка КФУда ТР Икътисад министрлыгы коллегиясендә тәкъдим иттеләр. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Шундый язу белән сөлге чигеп әзерләү идеясе быел әлеге тема аеруча актуаль булганга күңелгә килде», — дип сөйләде Гөлнара Нурмөхәммәтова. Аның сүзләренчә, «ТАССРның 100 еллыгы» сөлгесенә дәүләт учреждениеләрендә ихтыяҗ зур.

«ТАССРның 100 еллыгы» эшләнмәләреннән тыш, ул Җиңүнең 75 еллыгына багышланган тагын берничә төр исемле сөлгеләр чыгара.

«Татар-информ» элек Татарстан компанияләре «Татарстан АССРның 100 еллыгы» мәгълүмат билгесен куллануны раслаучы сертификатлар алганлыгын хәбәр иткән иде.


news_right_1
news_right_2
news_bot