news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаешта заманча корбан чалу комплексы төзелә, калдыкларны Алабугага озату ниятләнә

ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эш барышы белән танышты

 (Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Лаеш районының Сакура авылында корбан чалу махсус комплексы төзелеше бара. Бүген иртән ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин юл буендагы "Юлчы" мәчете янында урнашкан әлеге комплексны карады. Әлеге урын Корбан бәйрәменә төзелеп бетәр дип көтелә. Алга таба башка районнарда да шушыңа охшаш төзелешләр алып бару ниятләнә, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Комплекс турында исә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга "Әл-Хәләл" оешмасы директоры Азат Гайнетдин белешмә-мәгълүмат бирде. Быел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, "Әл-Хәләл" оешмасы белән берлектә, Казан мәчетләре яныннан корбанлыкка чалынган терлек калдыкларын Алабугадагы заводка эшкәртүгә җибәрүне оештыра. Терлек калдыкларын махсус контейнерларда Лаеш районына чыгарып, аннары Алабугага җибәрәчәкләр. Бу хезмәт түләүсез, санитария нормаларын тиешенчә үтәү максатыннан, оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100