news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаешта «Зөләйха күзләрен ача» сериалындагы Сәмрух авылы өчен инвесторлар эзлиләр

Хәзер хакимияттә урман фондына караган җир кишәрлеген формалаштыру буенча эш алып баралар.

Лаешта «Зөләйха күзләрен ача» сериалындагы Сәмрух авылы өчен инвесторлар эзлиләр

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Лаеш районы хакимиятендә «Зөләйха күзләрен ача» сериалы төшерелгән Сәмрух авылын финанслау һәм карап тоту мәсьәләсен хәл итәргә ниятлиләр. Хәзерге вакытта бу мәйданчык туристик объектлар реестрына кертелмәсә дә, районга килүчеләрдә кызыксыну уята. Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Сез боларның урман фонды җирләрендә урнаштырылган кинодекорацияләр икәнлеген аңларга тиеш. Ә бу капиталь төзелешне күздә тотмый», - диде ул.

Хәзер хакимияттә урман фондына караган җир кишәрлеген формалаштыру буенча эш алып баралар. Ул алга таба Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан муниципаль бюджет учреждениесенә даими сроксыз файдалануга тапшырылачак. Бары тик шуннан соң гына район проект әзерләү белән шөгыльләнә һәм инвесторлар чакыра алачак.

Лаеш районындагы Сәмрух махсус бистәсе Чулман елгасы буенда урнашкан. Биредә сериалның төп һәм иң кызыклы эпизодлары төшерелгән. Бистә белән танышу бушлай.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100