news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаешта яшәүче спиртлы эчемлек эчкән килеш руль артына утырып, һәлакәт китереп чыгарган

Җинаять эше карау өчен Лаеш районы җәмәгать судына җибәрелде.

Лаешта яшәүче спиртлы эчемлек эчкән килеш руль артына утырып, һәлакәт китереп чыгарган
архив/Ильнар Тухбатов

(Лаеш, 27 май, "Татар-информ", "Кама ягы", Ольга Исаева). Лаеш район судында автомобильгә исерек хәлдә идарә итеп медицина тикшерүе үтүдән баш тарткан 32 яшьлек ирне хөкем итәчәкләр, дип яза җирле басма.

Лаеш район прокуратурасы 32 яшьлек гр. З.га карата гаепләү актын раслады. Барысы узган елның июнендә була: Сокуры янында “Хонда Аккорд” автомобилендә юл-транспорт һәлакәте ясый. Ирне ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлый.

-Гр. З. медицина тикшерүеннән баш тартты, шул гамәле белән үзен исерек хәлдә булган зат дип таныды, - дип аңлатма бирә район прокуроры урынбасары Динар Гобәйдуллин.

Җинаять эше карау өчен Лаеш районы җәмәгать судына җибәрелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot