news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаешта яшәүче биш яшьлек кыз төбәкара фестивальдә җиңде

Фестивальдә биш яшьтән алып унҗиде яшькәчә балалар катнашты.

(Лаеш, 18 сентябрь, "Татар-информ", "Кама ягы", Ольга Исаева). Казанда “Стильные детки-2019» төбәкара мода һәм талантлар фестивале булды. Балалар мода кибетләреннән мода күрсәтүдә катнаштылар. Яшь модельләр арасында Лаештан биш яшьлек Мәдинә Зәбирова җиңде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Фестивальдә биш яшьтән алып унҗиде яшькәчә балалар катнашты. Модалы кием күрсәтүдән тыш, визитка тәкъдим итәргә, иҗади номер күрсәтергә, кичке матур киемнән чыгарга кирәк иде.

Мондый күрсәтүдә беренче чыгыш ясаучы Мәдинә Зәбирова җитди жюрины шаккатырды.

"Мәдинә район мәдәният йортына “Сәнгатьле сүз” түгәрәгенә йөри (җитәкчесе Юлия Туркова). “Йолдызлык”та катнаштык, анда бик күп тамашачы алдында чыгыш ясадык. Ә менә модель бизнесы аның өчен – яңа әйбер", - дип сөйли яшь модельнең әнисе Алина Тимаргаяновна. 

Фестивальдә Мәдинә Зәбирова "Мини Мисс Франт-2019г" номинациясендә беренче урын алды. Барлык катнашучылар күп кенә уңай тойгылар алдылар. Аларга истәлекле дипломнар һәм фестиваль партнерларыннан бүләкләр тапшырдылар.

Мәдинәнең туганнары, танышлары һәм якташлары аның өчен җан аттылар. Алар яшь модельне җиңү белән чын күңелдән котладылар һәм аның уңышларына шатландылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100