Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лаешта янгыннан 63 яшьлек инвалидны коткарганнар
Янгын Матросов урамындагы 22нче йортта чыккан.
(Казан, 25 март, “Татар-информ”). Лаешта махсус янгын “хәбәрчесе” (извещатель) ярдәмендә 63 яшьлек инвалидны коткарып калган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Шәһәрнең Матросов урамындагы 22нче йортта бер бүлмәле фатирда чыккан янгын турындагы хәбәр 112 ашыгыч хезмәте номерына кичә иртән алынган. Янгын турындагы сигналны ишетеп, күршеләре янгын сүндерүчеләрне чакырган.

Йорттан үзләре чыккан кешеләр 118нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләренә бер фатирдан сигнал тавышы килүен һәм төтен чыгуын җиткергән. Фатирда инвалид кеше булуын һәм начар хәрәкәтләнүен әйткәннәр. Фатирда инвалид креслосында утырган ир-атны коткаручылар фатирдан чыгарып, медиклар кулына тапшырган.

Янгын бер квадрат метр мәйданнан артмаган.

Янгын чыгуның сәбәбе булып, тәмәке тарткандагы саксызлык каралган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз