news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаешта Яңа елны учакта пешкән балык ашы белән каршы алдылар

Ел саен Яңа ел ялларында Лаеш районында балык ашы фестивале уздырыла.

(Лаеш, 4 гыйнвар, «Татар-информ», «Кама ягы», Ирина Реброва). Татарстанның Лаеш районында Яңа елның беренче көннәрендә балык ашы фестивален оештыру гадәткә әйләнде. Быел ул ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланды, дип хәбәр итә район газетасы.

Бәйрәм Лаешның үзәк чыршысы куелган, җырлы-биюле күңел ачу программасы тәкъдим ителгән мәйданчык янында үткәрелде. Биредә кар өстендә учаклар ягып, казаннар асып, балык ашы пешерделәр. Лаеш районы җирлекләре командаларга берләшеп табыннар әзерләде.

Өстәлләр тәм-томнардан сыгылып торды. Һәр табында төп ризык — ул балык. Аны төрлечә әзерләгәннәр иде.

Балык ашын һәм ризыкларын махсус комиссия бәяләде. Аның составына Казаннан министрлык вәкилләре һәм район җитәкчелеге керде.


news_right_1
news_right_2
news_bot