news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаешта урам көнендә ветераннарга бүләкләр тапшырылды

Бу йортта яшәүче ветераннарга “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге әзерләгән бүләкләр тапшырылды.

(Лаеш, 7 октябрь, "Татар-информ", "Кама ягы"). Лаешта Өлкәннәр көне алдыннан 46нчы йорт янында Лебедева урамы көне оештырылды, дип яза җирле басма. 

Килүчеләрне җәмәгать берләшмәләре эшен координацияләү буенча совет рәисе Илгизә Тимершина, “Бердәм Россия” партиясенең Лаеш җирле бүлеге башкарма комитеты рәисе Наталья Лицова котлады.

Бу йортта яшәүче ветераннарга “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге әзерләгән бүләкләр тапшырылды. Йортта яшәүчеләр Урта Девятоводан килгән фольклор ансамбль чыгышын рәхәтләнеп тыңладылар. Геннадий Рожков үз шигырьләрен укыды. Лаешның башка талантлы кешеләре дә үз осталыкларын күрсәтте.

Оештыручылары – Вера Баннова һәм аның ярдәмчеләре – территориаль иҗтимагый үзидарәнең актив әгъзалары.

news_right_1
news_right_2
news_bot