news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаешта Татарстан язучыларына һәм юристларына Державин премиясен тапшырдылар

Бүләкләү тантанасы Державинның тууына 276 ел тулуга багышланган шигърият фестивале кысаларында булды.

(Лаеш, 14 июль, “Татар-информ”, Әдилә Зыятдинова). Лаешта Татарстан язучыларына һәм юристларына Гавриил Державин исемендәге дәүләт премиясен тапшырдылар. Тантана бөек шагыйрьнең 276 еллыгына багышланган Бөтенроссия шигърият фестивале кысаларында узды.

Язучылар арасында премия Мөдәррис Вәлиевкә тапшырылды. Ул әлеге бүләккә “Безнең тамырларыбыз бер” Россия халыклары мифлары һәм легендаларын һәм Чыңгыз Айтматовның “Чыңгызханның ак болыты” повестен татарчага тәрҗемә иткән өчен лаек булды.

Шулай ук Гавриил Державин исемендәге район шигърият бәйгесендә җиңгән тугыз бала да бүләкләнде.

Юристлар арасында премиягә Россия Прокурор университетының Казан юридик институтының (филиал) оператив-эзләү эшчәнлеген һәм җинаять судында прокурор катнашуында закон үтәлешен прокурор күзәтүе кафедрасы мөдире, Татарстан Конституцион судының экс-судьясы, Татарстан Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире, юридик фәннәр докторы Флүр Баһаветдинов һәм Татарстан буенча Россия Юстиция министрлыгы Идарәсе җитәкчесе, Татарстан Конституцион судының элекке рәисе, юридик фәннәр докторы Виктор Демидов лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100