news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаешта төбәкара дини музыка фестивале узды

Бу фестивальнең төп максаты – рус милли мәдәниятенә кызыксыну уяту, безнең якта яшәүчеләрне дини музыканың иң яхшы үрнәкләре белән таныштыру.

(Лаеш, 9 сентябрь, "Татар-информ", "Кама ягы" , Арина Горшунова).  Лаешта "Күк йөзе җир дә” төбәкара дини музыка фестивале район башлыгы Михаил Афанасьев ярдәмендә һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан догалары белән җиденче тапкыр үткәрелә, дип яза җирле басма.

Бу фестивальнең төп максаты – рус милли мәдәниятенә кызыксыну уяту, безнең якта яшәүчеләрне дини музыканың иң яхшы үрнәкләре белән таныштыру һәм үсеп килүче яшь буынны чын дини кыйммәтләр белән таныштыру.

Лаешның моң яратучылары Свято-троицк архирей утарына җыелдылар һәм чара башлануны көттеләр. Урамда гыйбадәтханә ишекләре янында фестивальдә катнашучылар тавышларын көйләделәр. Әйләнә-тирәдә барысы дини музыканың күкләрдә яңгыравын көтә.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, Казан епархиясенең мәдәният буенча бүлек җитәкчесе, Казан кремле Благовещение соборы наместнигы иерей Константин Колыганов, Лаеш районы дин әһеле Федор Сапаров котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар.

Казанның Людмила һәм Евгений Есиннар җитәкчелегендәге преподобный Серафим Саровский гыйбадәтханәсенең “Распев” хоры башкаруында Ипатьев монастыреның “Предначинательный псалом”ы фестивальдә беренче булып яңгырады. Псаломның аңлатып та булмый торган яңгырашы гыйбадәтханә гөмбәзләрен чолгап алды. Ирләр һәм хатыннар тавышлары югары күтәрелеп, иксез-чиксез күкләрдә үрелде. Тәннең һәр күзәнәге бу музыкаль тибрәнешләрне тойды.

Фестивальдә катнашучылар арасында Түбән Камадан “Верую” хоры, Казанның “Духов день” фольклор-этнографик студиясе, Лаешның “Радоница” балалар иҗат коллективы һәм башкалар бар иде, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100