news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаешта рейд вакытында юлда йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыкладылар

Иң киң таралган кагыйдә бозу очрагы – иминлек каешларын эләктерми йөрү

(Лаеш, 5 сентябрь, "Татар-информ", "Кама ягы" Ольга Исаева). Лаеш районы ЮХИДИ хезмәткәрләре үткәргән рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 23 очрагы ачыкланган, дип яза җирле басма.

Иң киң таралган кагыйдә бозу очрагы – иминлек каешларын эләктерми йөрү. Моның өчен 10 машина йөртүчегә штраф салынган. Ике кеше руль артына эчкән килеш утырган. Хәзер аларны җитди җәза көтә: 30 мең сум күләмендә штраф һәм ел ярымнан ике елга кадәр йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү (суд карары буенча).

Өч йөртүче гараждан ОСАГОсыз юлга чыккан. Икесе балаларны махсус креслосыз йөрткән. Шул кадәр үк кеше тизлекне арттырган өчен штраф түләячәк.

Рейд вакытында телефоннан сөйләшү, юлда машинаны дөрес куймау, укып булмаган номерлар, административ штрафларны вакытында түләмәүочраклары ачыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100