news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаешта республика мәктәпләре директорлары укыды

Алар Комлы Ковали мәктәбендә кертелгән заманча белем бирү технологияләре белән таныштылар.

(Лаеш, 11 февраль, "Татар-информ", "Кама ягы"). Лаеш районы Комлы Ковали урта мәктәбендә ике көн дәвамында Татарстанның белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре  өйрәнүләр үтте, дип яза районның "Кама ягы" газетасы.

Директорлар өчен ачык дәресләр һәм семинарлар булды. Алар Комлы Ковали мәктәбендә кертелгән заманча белем бирү технологияләре белән таныштылар. Белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре күргәннәргә югары бәя бирделәр һәм үз мәктәпләрен заман таләпләренә ярашлы итеп үстерергә омтылачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot