news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаешта районында Боровое Матюшино авылында шәхси йорт янган

Ялкын 150 квадрат метр мәйданлы бер катлы йортны чолгап алган.

(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген көндез Татарстанның Лаеш районындагы Боровое Матюшино авылында шәхси йорт янган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ялкын 150 квадрат метр мәйданлы бер катлы йортны чолгап алган.

Лаеш районы һәм Казан янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре оператив рәвештә утны сүндереп, күрше йортларга таралырга мөмкинлек бирмәгән.

Янгында зыян күрүче булмаган. Белгечләр янгын чыгу сәбәбен ачыклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot