news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаешта пычрак суларны җиргә агызган өчен җавап бирергә туры киләчәк

Пычрак сулар шактый озак вакыт 216 кв. метрдан артык мәйданга агып яткан.

(Лаеш, 4 ноябрь, "Татар-информ", "Кама ягы", Ольга Исаева). Лаеш районында прокурор тикшерүләре нәтиҗәсендә канализация суларын җиргә агызу факты буенча җинаять эше кузгатылды. Бу турыда район басмасы яза.

Лаешның Производственная урамындагы күп фатирлы йорт янындагы канализация коесы тулу сәбәпле, пычрак сулар шактый озак вакыт 216 кв. метрдан артык мәйданга агып яткан.

Бу җирдән анализга алынган туфракта азот аммоние концентрациясе рөхсәт ителгәннән биш тапкыр артык булуны күрсәткән.

Җинаять эше кузгатылган. Аны тикшерү барышы район прокуратурасы контролендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot