news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаешта мәктәп укучыларын начар сүзләр сөйләмәскә өйрәтәләр

Шуңа бүләк тә каралган

 (Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). Лаешның махсус интернат-мәктәбе укучылары өчен үзәк китапханә"Ставим условие: долой сквернословие!" дип аталган мәгълүмати-танып белү сәгате уздырды.

Рус телендә барган тәрбия чарасында балалар "игелек агачы"ы утыртты. Ә ул нык һәм сәламәт булып "үссен" өчен, алар кәгазь битләренә яхшы, матур сүзләр язып, ботакларына эләктереп куйдылар. Соңыннан алар "Без зла смотри на мирозданье, а взглядом разума, добра, любви" викторинасында катнашты.Чараның азагында һәркем бүләккә сөйләм этикеты нормалары турында белешмә алды, дип белдерә “Кама ягы” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100