Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лаешта кардан ясалган 4 метрлы эт скульптурасының “дусты” барлыкка килергә мөмкин
Композиция авторы сөйләвенчә, эт сынының биеклеге - 4 метр, ә киңлеге - чыршылар белән бергә 3,5 метр.
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Лаеш районында Яңа ел алдыннан Лаеш исемле җирән эт композициясе пәйда булды. Бу хакта «Камская новь» газетасы яза.
Композиция авторы Руслан Газизуллин сөйләвенчә, эт сынының биеклеге - 4 метр, ә киңлеге - чыршылар белән бергә 3,5 метр. Автор 14 “КАМАЗ” йөге кар кулланган. Аның бер өлеше - скульптурага, ә калганы балалар тавы ясарга сарыф ителгән.
Кызганычка, бәйрәм көннәрендә җылы һава торышы булу сәбәпле, эт эри башлаган. Бәйрәмнәрдәр соң Руслан аны төзәтергә планлаштыра. Әгәр кар яуса, ул моннан да зуррак тагын бер эт сынын ясарга вәгъдә итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз