news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаешта каратэ торган саен популярлаша

Районңа берничә ел дәвамында һәр җәйдә безнең шәһәрдә татарстанлы яшь каратэчылар үзләренең тренеровкаларын үткәрәләр.

(Лаеш, 27 август, "Татар-информ", "Кама ягы" , Александр Воржецов). Лаеш Татарстанның мөһим туристик кына түгел, ә әһәмиятле спорт үзәгенә дә әйләнеп бара. Менә инде берничә ел дәвамында һәр җәйдә безнең шәһәрдә татарстанлы яшь каратэчылар үзләренең тренеровкаларын үткәрәләр. “Кама ягы” хәбәрчесе Россиянең World So-Kyokushin Kaikan Бранч-чифы, “Национальный союз Каратэ Кекусин Кайкан” төбәк иҗтимагый оешмасы Президенты Илсур Фаздалов белән сөйләшә алды, ул күп кенә кызыклы мәгълүмат бирде.

-Илсур Илгизович, ни өчен сезнең спортчыларның тренировкалары өчен нәкъ менә Лаеш сайлап алынды? Башка шәһәрләр арасында аның өстенлеге нидә?

-Татарстанның җыелма командасы сезнең шәһәрдә инде ун ел диярлек интернат мәктәп базасында җәйге җыеннар үткәрә. Монда бик яхшы спорт инфраструктурасы һәм матур урыннар бар. Шуның өстенә килергә дә җайлы. Балалар белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар бар – саф һава, шәп спортзал, ачык һавада шөгыльләнергә искиткеч мәйданчык. Уку фильмнары күрсәтү һәм осталык сәгатьләре үткәрү өчен яхшы актлар залы бар. Һәм Лаеш спорт планында елдан-ел яхшыра бара.

-Үз тәрбияләнүчеләрегез һәм тренерлар составы турында җентекләбрәк сөйли аласызмы?

-Балаларның күбесенә 7дән алып 12 яшькә кадәр, малайларга да, кызларга да. Алар ТРның төрле шәһәрләреннән – Казаннан алып Лениногорскига кадәр. Лагерь ике сменада үтте һәм гомумән алганда бер ай тәшкил итте. Балаларны сигез тренер әзерләде – барысы да югары педагогик һәм физкультура белемле. Алар арасында Россия ярышлары чемпионнары һәм призерлары бар, алар арасында кара билбауга ия булганнары бар. Безнең тренерлар судья категориясенә ия. Алар Казанда барлык стильле каратэ буенча бөтенроссия чемпионатында, шулай ук Звенигородта, Мытище һәм Мәскәүдә Россия спорт министрлыгы линиясе буенча дәрәҗәле турнирларда судья ролендә чыгыш ясадылар.

-Лаешта да каратэ буенча секция бар. Сез җирле спортчылар белән үзара бәйләнештә торасызмы?

-Әлбәттә! Җирле тренер Александр Жарахин да безгә балаларын алып килде. Ул бик яхшы остаз һәм аның балалары арасында да дәрәҗәле ярышлар призерлары бар. Тәҗрибә алмашу һәрчак файдага гына.

-Тренировкалар һәм дәресләрдән тыш, балалар лагерьда тагын нәрсә белән шөгыльләнде?

-Безнең программа бик тыгыз иде. Буш вакытта футбол, волейбол, баскетбол, өстәл теннисы буенча турнирлар үткәрелде. Балалар үзешчән сәнгатьтә катнаштылар, стена газеталары чыгардылар, спектакльләр куйдылар. Күңелле стартлар белән Сабантуй оештырдык. Гомумән, балаларга күңелсезләнеп утырырга туры килмәде.

-Сез ничек бәялисез, үсеп килүче буын арасында дәресләр ни дәрәҗәдә уңышлы уза?

-Без бер ай эчендә малайлар һәм кызларның ничек үзгәргәнен күрәбез. Алар чын батырлык мәктәбе узалар, үзара мөнәсәбәтләргә, аралашырга һәм бер-берсе белән дус булырга өйрәнәләр. Бу спортта гына түгел, тормышта да ярдәм итә. Балалар өйләренә кайталар, ә киләсе елда тагын монда килергә тырышалар. Кайберәүләр бу лагерьга берничә ел рәттән килә инде. Бу безнең эшнең күрсәткече түгелмени?

-Үсеп килүче буынга физик тәрбия бирү системасына каратэдан ниләр алырга мөмкин булыр иде икән?

-Иң мөһиме – ул тәртип. Хәзерге яшьләргә ул еш кына җитеп бетми. Ә каратэ үздисциплинага, тәртипкә һәм тирә-юньдәгеләргә, һәм беренче чиратта көндәшләргә карата хөрмәткә өйрәтә. Спортның бу төре физик яктан гына түгел, ә рухи яктан да үсәргә ярдәм итә.

-Сезнең тәрбияләнүчеләр арасында республика, Россия һәм халыкара ярышлар чемпионнары һәм призерлары бармы? Кайсы уңыш белән барыннан да күбрәк горурланасыз? Киләчәккә планнарыгыз нинди?

-Безнең балалар арасында Россия чемпионнары, шулай ук разрядка ия булганнар аз түгел. Без барлык стильле каратэ буенча турнирларда актив катнашабыз. Кемне дә булса берәүне аерып куя алмыйм – безнең командада барысы да булдыра! Планнарда – Россия җыелма командасына эләгеп, 2020 елда Япониядә үтәчәк каратэ буенча дөнья чемпионатында чыгыш ясау. Бу татарстанлы каратэчылар өчен зур казаныш булыр иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100