news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаешта инвалидлар ташламалы даруларны прокуратура ярдәме белән алдылар

Төрле авырулар буенча инвалид булган биш пациентның 2017 елда ташламалы препаратларның берсенә рецептлар алмавы ачыкланды.

(Лаеш, 19 ноябрь, "Татар-информ", "Кама ягы"). Лаеш үзәк район хастаханәсендә төрле авырулар белән исәптә торган пациентларны ташламалы препаратлар белән тәэмин итү буенча чаралар прокуратура катнашкач кына күрелде, дип яза җирле басма.

Прокуратура Лаеш үзәк район хастаханәсендә үткәргән тикшерү барышында төрле авырулар буенча инвалид булган биш пациентның 2017 елда ташламалы препаратларның берсенә рецептлар алмавы ачыкланды.

-“Дәүләт социаль ярдәме турында” Федераль законның 6.1 һәм 6.2 маддәләренә ярашлы төстә гражданнарның билгеле бер категориясе, шул исәптән инвалидлар да, социаль хезмәтләр җыелмасы рәвешендә дәүләт социаль ярдәме алырга хокуклы, - дип хәлгә аңлатма бирде Лаеш район прокуроры Марат Шәрәфетдинов. – Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы адресына күрсәтмә чыгарылды, аны карап тикшерү нәтиҗәләре буенча инвалидларның социаль хокуклары торгызылды, авырулар тулы күләмдә дару препаратлары белән тәэмин ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100