news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаешта инвалид балалар өчен виртуаль экскурсия узды

Интерактив формада балаларны ТАССР барлыкка килү тарихы, республикабызда яшәүче милләтләр, мәдәни һәм тарихы мирас белән таныштырдылар.

Лаешта инвалид балалар өчен виртуаль экскурсия узды
Татьяна Сагитова

(Лаеш, 4 март, "Татар-информ", "Кама ягы", Арина Горшунова). Лаеш тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар өчен ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган виртуаль экскурсия узды. Ул “Татарстан – безнең гомуми йортыбыз” дип аталды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Интерактив формада балаларны Татар Автономияле Республикасының барлыкка килү тарихы, республикабызда яшәүче милләтләр, мәдәни һәм тарихы мирас белән таныштырдылар.

Соңыннан балалар “Татарстан Республикасы - Евразия йөрәге” һәм “Татарстан һәм Казан буенча экскурсияләр” видеоролигын карадылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100