Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лаешта җилкәнле ярышлар башланды
Боровое Матюшинода утыздан артык спортчы ярышларда җиңү өчен көрәшәчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Лаеш, 7 гыйнвар, "Татар-информ", "Кама ягы", Ирина Реброва). Лаеш районында Идел ярында җилкәнле спорт буенча сноукайтин курс-рейс такта/чаңгы классларында Россия Кубогының беренче этабы башланды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Боровое Матюшинода утыздан артык спортчы ярышларда җиңү өчен көрәшәчәк. Кубокның шәхси исәбендә Казаннан, Самара, Тольятти, Мәскәү, Калуга, Сургут, Чиләбе, Миасс, Екатеринбургтан һәм Россиянең башка шәһәрләреннән сноукайтингистлар көрәшәчәк.
Ярышлар этабын Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев ачты. Татарстан Республикасы җилкәнле спорт федерациясе идарәсе рәисе Вадим Трофимов ярышлар башлану белән котлады һәм уңайлы җил теләде.
Ярышлар шартларын катнашучыларга ярыш судьясы – югары категорияле судья Алексей Ражев аңлатты.
"Сноукайтинг хоббидан шактый ышанычлы төстә тормыш рәвешенә әйләнде", - диде оештыру комитеты рәисе, «Оранжевый ветер» ярышлары рейс-директоры Илнур Латыйпов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз