news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаешта "Игътибар - балалар!" профилактик чарасы башланды

2017 елның 21 августыннан 10 сентябрьгә кадәр шундый исем астында бар Татарстанда профилактик чара үтә.

(Лаеш, 4 сентябрь, "Татар-информ", "Кама ягы"). 2017 елның 21 августыннан 10 сентябрьгә кадәр шундый исем астында бар Татарстанда профилактик чара үтә, дип яза җирле басма.

Акциянең максаты юл-транспортта балалар имгәнүләрен кисәтү һәм каникуллардан соң балаларның юлда имин йөрү күнекмәләрен торгызудан гыйбарәт. Күңелсез статистика: 2017 елның 7 аенда республикада 16 яшькәчә балалар катнашында 316 юл һәлакәте булган, аларда 10 баланың гомере өзелгән һәм 331е төрле имгәнүләр алган.

-Озакка сузылган җәйге каникуллардан соң август-сентябрьдә балалар катнашында булган һәлакәтләр саны арта, чөнки ял вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләре онытыла һәм транспорт мохитенә өстәмә ияләшү таләп ителә, - дип сөйли “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУның әйдәүче белгече Гөлшат Зәйнуллина.

“Игътибар – балалар!” акциясе кысаларында Татарстан Республикасы ЭЭМ дәүләт автоинспекциясе балаларны ташу кагыйдәләрен бозуны ачыклауга юнәлтелгән массакүләм тикшерүләр үткәрә, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә өстенлек бирүгә бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны профилактикалауны, яктылык кайтаручы элементларны популярлаштыруны күз уңында тота. Балигъ булмаганнарның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын кисәтүгә игътибар көчәйтеләчәк: мондый очраклар турында мәгълүматлар алга таба профилактикалау эшләре үткәрү өчен мәгариф оешмаларына җибәреләчәк. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында юлларда иминлек мәсьәләләре буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында ата-аналар җыелышлары үткәреләчәк. Сәламәтләндерү лагерьларында балалар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен һәм күнекмәләрен ныгыту өчен конкурслар, викториналар һәм уеннар оештыралар. Инспекторлар мәгариф оешмаларына һәм сәламәтләндерү лагерьларына килү юллары торышын, юл билгеләрен, тамгаларны, светофорларны һәм чикләрне тикшерәчәкләр.

Дәүләт автоинспекторлары юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын аеруча игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

-Ата-аналар үз балалары иминлегенә аеруча җитди карарга тиешләр, - дип сүзне дәвам итә Гөлшат Айратовна. – Балалар юл янында күзәтүсез калмасыннар. Шуны да истә тотыгыз, 7 яше тулмаган балаларны автомобильдә махсус креслода гына йөртергә була.

Күптән түгел юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Аларга ярашлы төстә, 7 – 11 яшьлек балаларны җиңел машинаның арткы утыргычында һәм йөк автомобиле кабинасында иминлек каешы белән беркетеп йөртергә була. Әмма иминлек максатыннан ЮХИДИ балаларга 7 яшь тулгач та махсус креслоларда йөртүнең яхшырак булуын искәртә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100