news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаешта “Дәүләт хезмәтләре көне“ акциясе узачак

Аның максаты – район кешеләренә www.gosuslugi.ru сайтында теркәлгәндә практик ярдәм күрсәтү.

(Казан, 31 гыйнвар, "Татар-информ"). Россия Эчке Эшләр министрлыгының Лаеш районы бүлеге 1 февральдә шундый исемдәге акция үткәрә, дип яза районның "Кама ягы" газетасы.

Аның максаты – район кешеләренә www.gosuslugi.ru сайтында теркәлгәндә практик ярдәм күрсәтү. Әлеге сайтта хөкем ителү-ителмәү турында, шулай ук җинаять эзәрлекләүләре фактлары яки аларның туктатылуы турында белешмәләргә заказ бирергә мөмкин булачак.

Моннан тыш, дактилоскопия теркәве оештырылачак. Аны үтәргә теләгән гражданнар моны шунда ук, бүлек бинасында үтә алалар. Өстәвенә бушлай.

Килүчеләрне 8 дән 18 сәгатькә кадәр бүлекнең дежур частенда көтәләр. Белешмәләр өчен телефон: 2-56-41.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100