news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаешта “Частник” профилактикалау операциясе үткәрәләр

Аның максаты – тракторлар һәм башка үзйөрешле машиналар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү.

(Лаеш, 18 сентябрь, "Татар-информ", "Кама ягы").  8 сентябрьдән октябрьнең 8енә кадәр район территориясендә гостехнадзор хезмәткәрләре ЮХИДИ белән берлектә “Частник” профилактикалау операциясе үткәрәләр, дип яза җирле басма.

Аның максаты – тракторлар һәм башка үзйөрешле машиналар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү.

Шәхси хуҗаларның үзйөрешле техникасы һәм тагылмалары игътибар үзәгендә булачак. Рейдлар барышында техниканың техник торышы, файдалану өчен рөхсәт бирүче документлары булу, техник карау үтү, дәүләт теркәве билгеләре булу, файдалану иминлеге, иминлек кагыйдәләре саклану һәм башкалар тикшереләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot