news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаешта өч телдә язылган күрсәткечләр барлыкка киләчәк

Бу эшләр Лаеш районына туристларны җәлеп итү кысаларында эшләнә.

(Лаеш, 23 декабрь, "Татар-информ", "Кама ягы", Александр Воржецов). Безнең шәһәрдә архитектура һәйкәлләрендә рус, татар һәм инглиз телләрендә күрсәткечләр урнаштырачаклар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бу эшләр Лаеш районына туристларны җәлеп итү кысаларында эшләнә. Җәяүле туристлар өчен мәгълүмати күрсәткечләрне район үзәгендә ун ноктага урнаштыру планлаштырыла.

Алар Лаеш кунаклары шәһәрнең истәлекле урыннарына, мәсәлән, София соборына, Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музеена, Җиңү паркына һәм башка урыннарга ничек барырга кирәклеген күрсәтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot