news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаешта берничә көн рәттән янгын чыккан

Фаҗига сәбәпләре ачыклана.

(Лаеш, 23 ноябрь, "Татар-информ", "Кама ягы", Александр Воржецов). Соңгы көннәрдә Лаеш районында берничә зур янгын булды. Бу турыда җирле басма яза.

Столбищеда ут Нефтяниклар урамында 150 кв.м мәйданда шәхси йортны һәм хуҗалык корылмаларын юк итте. Усадыда “Луч” СНТда 108 квадрат метрлы бакча өе янды. Ә Нармонкада янгында ике кеше һәлак булды – ир һәм хатын. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.

Россия МЧСының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе янгыннан саклану кагыйдәләрен төгәл үтәү һәм электр приборларыннан файдалану таләпләрен саклау кирәклеген искәртә. Ут белән эш иткәндә игътибарлы һәм аеруча сак булыгыз!

news_right_1
news_right_2
news_bot