news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаешта бер шәхси йортта плитәгә ут кабу аркасында 72 яшьлек хатын-кызның тәне пешкән

Гадәттән тыш хәл кичә иртән Мария Ульянова урамындагы 46нчы шәхси йортта килеп чыккан.

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Лаешта бер шәхси йортта электр плитәсенә ут кабу аркасында 72 яшьлек хатын-кызның тәне пешкән, дип хәбәр ителәр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Гадәттән тыш хәл кичә иртән Мария Ульянова урамындагы 46нчы шәхси йортта килеп чыккан.

Кулы һәм беләге бик нык пешкән хатын-кызны Лаеш Үзәк район хастаханәсенә китергәннәр.

Янгынның башлангыч сәбәбе – электр җиһазыннан файдалану кагыйдәләрен бозу.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot