news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаешта балык хуҗалыгы проблемаларын тикшерделәр

Илнур Батыршин Андрей Глядков Россия балыкчылык тармагында иң кыйммәтле һәм эксклюзив продукт – мәрсиннәр үрчетәләр.

(Лаеш, 25 июнь, "Татар-информ", "Кама ягы"). Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары – Балыкчылык буенча федераль агентлык җитәкчесе Илья Шестаков республикага эш визиты кысаларында Лаеш районына килде. Аны район башлыгы Михаил Афанасьев һәм райбашкарма җитәкчесе Михаил Фадеев каршылады. Лаешта булган очрашуда Балыкчылык буенча федераль агентлык җитәкчесе белән балык хуҗалыгы проблемаларын тикшерделәр, дип яза җирле басма.

Балыкчылык тармагы башлыгы Илнур Батыршинның мәрсин хуҗалыгын карады һәм Татарстанның балык тотучы һәм эшкәртүче зур предприятеләрендә - “Лаеш балык заводы ЯАҖдә булды.

Илнур Батыршин  Андрей Глядков  Россия балыкчылык тармагында иң кыйммәтле һәм эксклюзив продукт – мәрсиннәр үрчетәләр. Алар патшалар балыгын бер ел гына үрчетмиләр инде, ә эшне үз гаражларындагы эксперименттан башлыйлар. Хәзер элекке 113 нче СПТУның ашханәсендә чиста сулы зур чаннар тора, аларда мәрсин һәм ала балык маймычлары йөзә.

-Аларның иң акыллылары корсаклары белән өскә әйләнә, - дип cөйли эшчеләрнең берсе. –Азыкның кайбер бөртекләре өстә кала. Менә маймычлар шуны ашау җаен таптылар: әйләнәләр һәм ашыйлар. Алар иң тазалар.

Җитештерүне карап, делегация әгъзалары Илнур Батыршинга сораулар бирәләр. Ә район башлыгы Михаил Афанасьев бу мәйданчыкның буш биналарның файдалану моделе булуын әйтеп үтте.

-Яхшы эш, - Илья Шестаковның кыска нәтиҗәсе шундый булды.

Илнур Батыршин балыклар үстерүнең җиңел булмавына басым ясады, ә аннан соң сүз нәселле балыклар саны, азык турында, эшмәкәрләргә ярдәм, субсидияләр һәм субсидияле азыклар турында барды.

Делегация составында булган Татарстан Президенты ярдәмчесе Равил Моратов базарга мониторинг ясарга, халык ихтыяҗын өйрәнергә һәм республика территориясендә нинди предприятиеләр үсүе турында хәбәрдарлы булырга киңәш итте, бу әйләнә тирәдә ниләр булуын аңлау өчен кирәк.

Аннан соң делегация Лаеш балык заводында булды. Монда кунакчыл хуҗалар балык эшкәртү процессын күрсәтте. Балык заводында лаборатория бар, җитештерүдә контрольлек итү җайга салынган. Балык килүдән аның сәүдә челтәренә барып җитүенә 20 көнләп вакыт кирәк: 10 көн – тозлауга, 10 көн киптерүгә.

Технолог Юлия Яруллина сөйләгәнчә бу процесста күп нәрсә һава торышына бәйле. Әгәр дымлылык югары икән – кире процесс бара: балык дымны үзенә сеңдерә.

Балык заводында 70 тән артык кеше эшли. Лаешта, Ташкирмән, Шуранда участоклар бар.

-Бездә җитештерү сезонлы, - дип сүзне дәвам итә Юлия Наилевна. – Кыш көне боз катуны көтәбез. Балыклар уылдык чәчкәндә дә балыкчыларыбыз эшләми. Хәзер күләм кимеде, без көнгә уртача 500 кг продукция җитештерәбез. Бу яңа тотылган, ысланган һәм кипкән балык. Сату географиясе киң. Лаеш балык заводы продукциясен Мәскәү өлкәсендә, Екатеринбургта, Уфада һәм Казанда алырга була. Ул кибетләр, базарлар аша сатыла. Күчмә сәүдә дә оештырабыз. Яңа тоткан балыкка сорау зур. Кипкән һәм ысланган балык сыра сезонында һәм эссе көннәрдә күп сатыла. Бәясенә карыйлар, билгеле. Сүз уңаеннан, алар бездә ярыйсы.

Балыкчылык агентлыгыы җитәкчесе Илья Шестаков журналистларга биргән интервьюсында җирле балык ул кадәр кыйммәт булмаска тиеш дип басым ясады, чөнки балыкчылар аны түбән бәядән сата.

-Монда проблема балыкчыларда түгел дип әйтә алам. Әгәр сез алардан сорасагыз, аларның балыкны арзан бәягә сатуларын ишетерсез. Проблема сатуның алдагы буынында. Аның сәүдә нокталарында ничек сатылуында, - дип аңлатма бирде Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100