news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаешта балалар иҗат фестивалендә физик мөмкинлекләре чикле балалар да катнашты

Фестиваль барышында Александр Денежкин исемендәге премияне тапшырдылар.

Лаешта балалар иҗат фестивалендә физик мөмкинлекләре чикле балалар да катнашты
laishevskyi.ru/news/mәdәniyat/laesh-balalary-chen-kel-sen

(Лаеш, 26 июнь, "Татар-информ", "Кама ягы", Александр Воржецов). Лаеш районы мәдәният йортының актлар залында “Балачак дөньясы салават күпере” балалар иҗат фестивале узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бәйрәмне А.Денежкин исемендәге балалар шәфкатьлелек ордены һәм Лаеш районы мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырды. Күп катнашучылар җыеп бәйрәм җиденче тапкыр үтте инде. Сәламәтлекләре чикле балалар сау-сәламәт яшьтәшләре белән бер сәхнәдә чыгыш ясадылар.

"Лаеш районында балалар замана таләпләренә туры килерлек укый, үсә һәм яши алсыннар өчен күп эшләнә, - дип билгеләп үтте инвалидларның район оешмасы җитәкчесе Вячеслав Гусев. - Шуңа күрә балаларга сәламәтлек, тырышлык һәм иҗат уңышлары, аларның илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен телим".

Фестиваль барышында Александр Денежкин исемендәге премияне тапшырдылар. Интернат-мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Светлана Соловьева 2019 ел лауреаты булды. Бүләкне аңа Шәфкатьлелек ордены рәисе Зөһрә Лезина тапшырды.

Лаеш районында иҗат белән шөгыльләнүче балалар күп, аларның осталыкларын югары дәрәҗәдә дә бәяләделәр инде. Фестивальнең барлык яшь катнашучылары дипломнар һәм призлар алдылар.

Балалар урыннарында утырып тора алмадылар, аниматорлар белән бергә сикерделәр, биеделәр һәм уйнадылар. Балалар – кечкенәләр дә, олыраклар да – чынлап торып сөенделәр: барысына күңелле булды, алар үзләрен иркен тоттылар, оялып тормадылар. Малайлар һәм кызларның барысы татлы бүләк алды.

Концерт Россия мәктәп балалары хәрәкәте активистлары оештырган бию флешмобы белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100