news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаешта “Балачак планетасы салават күпере” фестивале узды

Фестиваль бар тамашачылар катнашында флешмоб белән тәмамланды.

(Лаеш, 25 июнь, "Татар-информ", "Кама ягы" , Ирина Реброва). Ел саен үтә торган “Балачак планетасы салават күпере” фестивале Лаеш балалар сәнгать мәктәбе концерт залына күп санлы дусларын җыйды, дип яза җирле басма.

Чараны мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм Александр Денежкин исемендәге Шәфкатьлелек ордены иҗтимагый оешмасы оештырды. Үзенчәлекле алып баручылар аудиторияне позитив дулкынга көйли алдылар. Күпсанлы уеннар һәм бәйгеләр концерт номерлары белән үрелеп барды.

Бәйрәм программасын яңача сәхнәләштерелгән “Теремкәй” әкияте ачты, анда көләргә яратучы Убырлы карчык урмандагы өйдә Төче күмәч, Мәче, Урман иясе һәм Тычкан белән дус-тату яши. Мини-спектакльне Лаешның тернәкләндерү үзәге балалары күрсәтте.

 Кечкенә бертуган Корниловлар залны скрипка моңына күмделәр. Фестивальләрдә күп катнашкан Казанда яшәүче Тимур Фазлыевны алкышлар белән каршыладылар. Физик мөмкинлекләре чикле, әмма моңлы бала татар һәм рус телләрендә җырлар башкарды. “Эх, Вася, Василек!” җыры көенә рус халык фольклоры элементлары булган ритмик биюнең башынннан азагына кадәр алкышлар тынмады.

 Сәхнә бер минут та буш тормады. Яшь артистлар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар һәм биеделәр, сорауларга җаваплар бирделәр. Бәйрәмдә инвалид балалар, күп балалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләр балалары катнашты. Барысы да бүләк алды. Шәфкатьлелек ордены белән хезмәттәшлек итүче күпсанлы иганәчеләр уенчыклар, тортлар һәм башка призлар алып килгәннәр.

Урыннарда утырган тамашачылар бик күп хәрәкәтле уеннарда катнаштылар. Алар сәхнәгә дә менделәр, бергәләп “пилмән” дә бөктеләр, утырган килеш биеделәр дә, зал буйлап кабартылган шарлар да очырттылар.

 Фестиваль бар тамашачылар катнашында флешмоб белән тәмамланды. Аны балаларда һәм өлкәннәрдә җуелмас тәэсирләр калдырып 2нче мәктәпнең мәктәп укучылары Россия хәрәкәте активистлары оештырды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100