news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаешта Бөек Ватан сугышында катнашучыга медаль тапшырдылар

Сугыш ветеранына медаль һәм бүләкне район башлыгы Михаил Афанасьев тапшырды.

(Лаеш, 31 июль, "Татар-информ",  "Кама ягы" , Ирина Реброва). Татарстан Президентының 2018 ел 8 май Указы буенча Татарстанда яшәүче барлык Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм аларга тиңләштерелгән затларга “Намуслы хезмәте өчен” медале тапшырыла, дип яза җирле басма.

Лаешта яшәүче Камалетдинов Абдулгалим Ибраһим улы 1925 елның 6 ноябрендә Пәрәү авылында туган. 1943 елның ноябрендә 18 яшендә Бөек Ватан сугышының алгы сызыгында була. Дары исен шактый татыган тәҗрибәле солдатлар белән Ленинград фронтының Псков юнәлешендәге 288нче полкында бертигез сугыша. Канкойгыч сугышларның берсендә ул каты яралана. 1944 елның февралендә рядовой званиесендә сугыштан кайта.

1950 елда Абдулгалим Ибраһимович “Торгплодоовощ”ның Лаеш кулланучылар берлеге конторасында ат караучы булып эшли башлый. 1958 елның июнендә Лаеш урманчылыгына эшче булып күчә, 1985 елда шуннан лаеклы ялга чыга. Хезмәт коллективында җаваплы һәм намуслы остаз, яшь буынга абруйлы ярдәмче була.

 Сугыш ветеранына медаль һәм бүләкне район башлыгы Михаил Афанасьев тапшырды. Районның ветераннар советы рәисе Рашат Булатов та ветеранга котлаулар һәм бүләк белән килгән.

Лаеш районы социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Сюнина, районның хәрби комиссары Александр Афанасьев, Лаеш шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Тимербаев һәм “Камская новь” газетасы баш редакторы Денис Суханов озын гомерле кешегә нык сәламәтлек теләделәр, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100