news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаешта авыл җирлеге башлыгына карата җинаять эше кузгатылды

Орел авылында пычрак су агызу нәтиҗәсендә 1 мең квадрат метрдан артык мәйданда туфрак яраксыз хәлгә килгән.

Лаешта авыл җирлеге башлыгына карата җинаять эше кузгатылды
Рамиль Гали

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Лаеш районының Орел авыл җирлеге башлыгы, шулай ук «Су белән тәэмин итү һәм канализация» ҖЧҖ директорына карата карата җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы.

Районара табигатьне саклау прокуратурасы таләбе буенча, Тикшерү комитеты Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе белән берлектә «Вазифаи вәкаләтләрен арттыру» һәм «Экологик яктан куркыныч матдәләр һәм калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу» маддәләре буенча җинаять эше кузгатты.

Орел авылында чистарту корылмалары янында пычрак су агызганнар. Нәтиҗәдә, 1 мең квадрат метрдан артык мәйданда туфрак яраксызга чыккан. Әйләнә-тирә мохиткә килгән зыянның күләме 1 миллион сумнан артып киткән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100