Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лаешта авария хәледәге торактан күченүчеләргә яңа фатир ачкычлары тапшырылды
24 фатирлы йорт июнь аенда төзелә башлаган булган
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). Бүген Лаешта гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасында катнашучыларга тантаналы шартларда яңа фатир ачкычлары тапшырылды. Чарада ТКХы реформалауга ярдәм фонды идарәсе рәисе - генераль директоры Константин Цицин, фондның күзәтү советы рәисе Сергей Степашин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин катнашты.
Өй туйларын бәйрәм итүчеләрне сәламләп, район башлыгы бүген гражданнарны аварияле торактан күчерү программасы буенча төзелгән 24 фатирлы йорт тапшырылганны билгеләп үтте.
"Без бу көнне түземсезләнеп көттек һәм Яңа ел алдыннан кешеләрне шундый бүләк алуы белән бик горурланабыз. Әлбәттә, бу бик зур бәхет", - дип ассызыклады Михаил Афанасьев. Аның сүзләренчә, республика җитәкчелеге әлеге программаны тормышка ашыруга игътибар күрсәтмәсә, боларны эшләп булмас иде.
"Торак төзелеше - өстенлекле мәсьәлә, Татарстан Президенты аны үз игътибарында тота. Атна саен бу мәсьәлә буенча киңәшмә үткәрелә", - диде ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, быел Татарстанда 2,4 млн. квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылды, дип тә өстәде.
Чарада ТКХ реформалауга ярдәм фондының күзәтү советы рәисе Сергей Степашин: "Татарстан быел аварияле торактан күчерү программасын үтәде дип кыю рәвештә әйтергә була. Алга таба да бергә эшләүне дәвам итәрбез", - диде. Аның сүзләренчә, торакның сыйфатлы булуы мөһим. Ул төзүчеләргә эшләре өчен рәхмәт белдерде. "Ә сезгә күпме еллар түзеп яшәгәнегез өчен рәхмәт әйтергә телим, - диде С.Степашин яңа фатир хуҗаларына мөрәҗәгать итеп. - Кешеләрнең яхшы шартларда яшәве - дәүләтнең бурычы ул".
Кунаклар өй туйларын уздыручыларга күптән көтелгән фатир ачкычларын тапшырды. Символик тасманы кискәннән соң, кунаклар фатирларның берсендә кунакта булды, анда яшәүче кешеләр белән аралашты.
Әйтергә кирәк, 24 фатирлы йортны төзү июнь аенда башланган, ә декабрь аенда ул файдалануга ташырылган. Бинаның гомум мәйданы - 1 мең квадрат метрдан артык. Йортта 1 бүлмәле (гомум мәйданы- 35,6 квадрат метр) , 2 бүлмәле (гомум мәйданнары - 53,7 һәм 60,4 квадрат метр) 12шәр фатир. Йортның смета бәясе - 28,6 миллион сум.
Моннан тыш, программада катнашучыларны күчерү өчен 731,4 квадрат метрлы 16 фатирлы тагын 1 йорт төзелгән. Өстәвенә, Рождественский авыл җирлегендә муниципаль бюджет хисабына тагын 2 фатир төзекләндерелгән.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз