(Казан, 2 июль, "Татар-информ", "Кама ягы", Александр Воржецов). Лаеш районының Тарлаши авылы янындагы Архиерей күле ярында археологлар ике атна дәвамында эшләде, дип яза район басмасы.
Барысы 2016 елда төзүчеләр кеше сөякләре тапкач башлана. Аларның урта гасырларга каравы ачыклана һәм галимнәр тарафыннан кызыксыну уята. Алар Архиерей күле янәшәсендә өйрәнелмәгән зур каберлек булырга тиеш дип фаразлыйлар.
Яңа археологик истәлек урынында ТРның А.Х. Халиков исемендәге институт һәм Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институты хезмәткәрләре, шулай ук И.Я. Яковлев исемендәге дәүләт педагогия университеты студентлары эшләде.
-Тарлаши каберлеге Идел буе тарихының катлаулы чорын туплаган, - дип сөйли Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институты археология бүлеге мөдире Наталья Березина. – Язма чыганаклар 16 гасыр уртасында монда җирлек булуын күрсәтә, ә соңрак билгесез сәбәпләр буенча аны ташлап киткәннәр.
Наталья Степановна кыр шартларында ике атна дәвамында четерекле эш нәтиҗәсендә табылган әйберләрне күрсәтте. Ике кувшин, ук башлары, чакматаш һәм бизәнү әйберләре элементлары тапканнар. Аларның бер өлеше Казан ханлыгы традицияләрендә, ә бер өлеше – шул чорның рус матди мәдәниятенә карый.
-Бу җирлектә чувашлар, татарлар һәм әсирлеккә төшеп монда яшәргә калган рус сугышчылары яшәгән, - дип сөйли Наталья Березина. – Бу җирлектә һәрвакыт төрле милләт кешеләре яшәгән һәм алар бер-берләреннән мәдәният элементларын алганнар, дип уйларга җирлек бар. Монда нәкъ менә кемнәр яшәвен аңлау өчен күп эшләргә кирәк әле. Бу кешеләрнең яшәү рәвешен өйрәнү һәм аларның җирлекне ни сәбәпле калдырып китүләрен аңлау өчен шактый эш таләп ителә.
Галимнәр сүзләре буенча, аны хәрби бәрелештән яки табигый бәла-казадан соң калдырып киткән булулары бар. Кувшиннарның берсе югары температура тәэсирендә формасын югалткан. Мөгаен, авыл ут белән юк ителгәндер.
-Казу эшләре барышында җирлекнең беренче горизонты Казан ханлыгы чорының 14 гасыр азагына яки 15 гасырның беренче яртысына каравы ачыкланды, - дип аңлата Татарстан фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге археология институты директоры Айрат Ситдыйков. – Корылмалар нигезе, балчык әйберләр, ук очлары шул чорга карый. Икенче катлау – бу кешеләр җирлекне калдырып киткәндә барлыкка килгән каберлек. Анда өч меңгә якын кабер бар. Безгә бу авылда яшәүчеләрнең җирләү йолалары детальләрен анализларга кирәк. Тикшеренүләрне дәвам итү, башка каберлекләр белән параллельләр эзләү, язма чыганакларны өйрәнү, һәйкәлнең топографиясен төзү зарур. Бу бер елда гына эшләп була торган эш түгел.
Айрат Габитович сүзләре буенча, Татарстан һәм Чувашстан галимнәренең бергәләп казу эшләре уртак үткәнебезне өйрәнү планында мөһим вакыйга. Һәм ул башлана гына: июнь азагыннан Татарстан археологлары Чувашия территориясендә эшлиләр. Лаеш ягы тарихы турында күп яңалыклар белербез әле.