news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаешта "Ак калфак" оешмасы балага исем кушу кичәсе уздырды

"Үзебезне борчыган Карина, Зарина, Раяна исемнәре бетеп, Кәримә, Исламия исемнәре күбәер, дип өметләнәбез", - ди оештыручылар.

(Казан, 12 февраль, "Татар-информ"). Лаешта “Ак калфак” оешмасы халкыбызның онытылып барган гореф гадәте - балага исем кушу турында кичә үткәрде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кичәдә тирә як авыллардан килүче кызлар, ханымнар, әбиләр дә булган. 

"Халкыбызның онытылып бара торган исемнәре: Сабирә, Хәдичә, Оркыя, Ибраһим исемнәрен янәдән күтәреп чыктык. Бар халык бик канәгать булып, бу бәйрәмне һәр авылда үткәрик, дип карар кылдык. Яшь гаиләләргә никах мәҗлесләрендә күбрәк вәгазь, үгет, нәсихәт бирсәк, шушы үзебезне борчыган Карина, Зарина, Раяна исемнәре бетеп, Кәримә, Исламия исемнәре күбәер, дип өметләнәбез", - дигән оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100