news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаешның яшь талантлары Бөтенроссия фестивалендә үзләрен таныттылар

Вероника Ефременко һәм Полина Воробьева абруйлы конкурс дипломантлары булдылар.

(Лаеш, 4 февраль, "Татар-информ", "Кама ягы"). Россиянең төрле почмакларыннан җыелган ике йөздән артык бала катнашкан “Твое Время“ фестиваль конкурсында Лаеш балалары иҗаты лауреат дипломнары белән билгеләп үтелде, дип яза районның "Кама ягы" газетасы.

Узган елның сентябрь аенда район мәдәният йортында балаларның “Камея“ заманча вокал студиясе оешты. Аның җитәкчесе Юлия Плескач Лаеш балаларының вокал сәләтләрен үстерүдә ярдәм итә. Ялгыз башкаручылар, дуэтлар һәм коллективка йөрүчеләр район мәдәният йорты сәхнәсендә үткән концертларда, очрашуларда һәм башка чараларда үз осталыкларын шомарталар. Яшь җырчылар беренче мәртәбә Казан сәхнәсендә үз көчләрен сынап карарга булалар.

Лаеш дуэты студиядә бары дүрт ай шөгыльләнә, әмма Татарстан башкаласында аның иҗатын бәяләделәр. Вероника Ефременко һәм Полина Воробьева абруйлы конкурс дипломантлары булдылар. Ә Артем Новиковның оригиналь чыгышына тамашачылар гына түгел, җитди жюри да югары бәя бирде. Талантлы вокалчы III дәрәҗә дипломанты булды. “LAI - DANCE“ хореография ансамблендә катнашучылар аның номерын аеруча матур һәм истә калырлык итүдә булыштылар, диелә район хәбәрендә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot