news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаешның Кече Елга авылында республикада тиңе булмаган ветеринария пункты ачылды

Президент программасы кысаларында Татарстанда 126 ветеринария пункты төзелгән.

(Казан, 28 гыйнвар, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген Лаеш районы Кече Елга авылында республикада тиңе булмаган ветеринария пункты ачылды. Аның үзенчәлеге шунда - биредә малларны дәвалаучы участок табибы өчен исәпләнгән бина янәшәсендә өр-яңа йорт салынган. Анда авылда мал табибы булып эшләүче Нәбиуллиннар гаиләсе яшәячәк.

Малларны дәвалау пункты бинасында исә участок табибы кабинеты, даруханә, малларны карау өчен аерым бүлмә, ясалма орлыкландыру пункты урын алган. Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев сүзләренчә, ветеринария пункты төзү өчен әлеге урын юкка гына сайланмаган. Ул авыл башында һәм трассадан ерак түгел генә салынган. "Биредә урнашу халык белән дә, хуҗалык һәм фермерлык хуҗалыклары белән дә эшләү өчен җайлы булачак. Өстәвенә, зур юлдан йөрүчеләр дә кирәк булганда мал табибы ярдәмен алу мөмкинлегенә ия. Алга таба башка хезмәтләр дә барлыкка килер. Маллар өчен ризыклар, төрле әйберләр сата торган кибет тә булдырырбыз", - диде җитәкче киләчәккә планнар белән бүлешеп.

Ветеринария пунктлары төзелә торган программаның мөһимлеген ассызыклап,Михаил Афанасьев пункт янындагы өйне төзү инициативасы районныкы һәм ветеринария идарәсенеке икәнен хәбәр итте. "Әлегә без моны пилот проект буларак эшләдек. Әмма ул җайлы һәм уңышлы икәнен күрсәтсә, алга таба да бу тәҗрибәне кулланачакбыз", - диде М.Афанасьев. Җитәкче районда мал табибларына ихтыяҗ булуын да билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе- республиканың баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов соңгы ун ел тирәсендә участок мал табиблары өчен торак йорт төзелмәвен әйтте.

"Без бу проектны Лаеш районыннан башлап җибәрдек. Ул мөмкинлеге булган һәм белгечләр җитмәгән урында төзелә. Берничә ел элек кенә бу участок та, белгеч тә, ветеринар пункты да, эш урыны да юк иде. Президент программасы кысаларында без 126 ветеринар пунктлары төзедек. Район башлыгы белән киңәшләшкәннән соң, яшь белгечләрне җәлеп итү максатыннан, биредә йорт салырга булдык һәм алга таба да бу проектны дәвам иттерәчәкбез", - диде һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Кече Елга участок ветеринария пунктында эшли торган Илнур Нәбиуллин мал табибы буларак 2011 елдан эшли. Хезмәт юлын башлаганда тәҗрибә булмау сизелә, әмма эшли-эшли барысына да өйрәнәсең, ди ул.

"Авылыбыз Казаннан ерак түгел һәм биредә эшләү миңа күпкә җиңелрәк бирелә. Хезмәт хакы тулысынча канәгатьләндерә. Вакытында түлиләр, тоткарлаганнары юк. Эш күләменә карап, премияләр дә була", -диде Илнур Нәбиуллин. Өй һәм эшнең янәшә торуының җайлылыгын ул балаларның һәрвакыт күз алдында булуы һәм теләсә кайсы вакытта эшкә чакырганда инструментларның, даруларның кул астында булуында күрә. Аның сүзләренчә, әлеге ветеринария участогында якынча 3 меңнән артык эре мөгезле төрлек, 500 баш тирәсе сарык, кәҗә кебек маллар исәпләнә.

Яңа өйнең хуҗабикәсе һәм мал табибы Айгөл дә эш һәм өйләренең якын урнашуын бик җайлы дип билгеләп үтте. "Казаннан күченеп кайтуның бер авырлыгы да булмады. Безгә биредә бик ошый. Чиста һава, балаларга уйнарга да рәхәт", - ди ул. Сүз уңаеннан, Айгөл үзе Казан кызы. Мал табибы һөнәрен хайваннарны яратканга сайлаган.Тормыш иптәше Илнур белән Айгөл 3 бала тәрбиялиләр.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100