news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаешның көрәшче кызлары Бөтенроссия ярышларында җиңгән

Кубаньда ирекле көрәшкә нигез салучы В.А.Москаленко истәлегенә багышланган ярышлар Краснодар краеның Гулькевичи шәһәрендә булды.

(Лаеш, 23 сентябрь, "Татар-информ", "Кама ягы", Ольга Исаева). 2001-2003 елларда туган кызлар арасында ирекле көрәш буенча Бөтенроссия ярышларыннан тренер-укытучы Евгений Атарскийда тәрбияләнүче кызлар алтын һәм көмеш медальләр белән кайттылар, дип яза җирле басма.

Кубаньда ирекле көрәшкә нигез салучы В.А. Москаленко истәлегенә багышланган ярышлар Краснодар краеның Гулькевичи шәһәрендә булды. 150 катнашучы арасында Лаеш районы комплекслы балалар спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр үз үлчәү авырлыкларында яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Галина Архипова беренче урын алды, Дарья Ганицева икенче булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot