news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаешның Бима авылында су басу проблемасын хәл итү өчен 16 миллион сум акча бирелгән

Бимада су басу зонасына 32,4 га мәйдан, 132 кеше яшәгән 90 торак йорт керә

(Лаеш, 5 декабрь, "Татар-информ", "Кама ягы"). Киләсе елда Егорьево авыл җирлегендә Бима авылында су басу проблемасын хәл итү өчен елганың төбен чистарту һәм тирәнәйтү буенча эшләр үткәреләчәк. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы мәгълүматлары буенча бу эшкә 16,5 млн сум акча бүленгән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

 Белгечләр экскаваторлар ярдәмендә елга үзәнен киңәйтәчәкләр, аннан чыккан грунт киләчәктә рекультивацияләү өчен ташыла. Ярларын ике якка да күпьеллык үлән чәчеп ныгыту планлаштырыла. Аннан соң проблемалы участокларны ташлар белән ныгытачаклар.

Бимада су басу зонасына 32,4 га мәйдан, 132 кеше яшәгән 90 торак йорт, шулай ук югары вольтлы электрүткәргеч линияләр, автоюллар, газүткәргеч һәм социаль объектлар керә.

Экологлар моның сәбәбен ярлар ишелүдә һәм суның сазлануында күрәләр. Агачлар һәм куаклар күп булу суның әкрен агуына китерә һәм торак пунктны су баса. Елга чистарту һәм төбен киңәйтү елга үзәненең су үткәрү сәләтен арттыра, су тиз алышына. Шулай итеп, Бима территориясен су басу куркынычы кими.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100