news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаешлылар Алексеевскидагы картлар һәм инвалидлар интернатына дуслык визиты белән булдылар

Анда безнең якташларыбыз– Булыгина Антонина Алексеевна һәм Окунев Евгений Борисович яши.

(Лаеш, 9 май, "Татар-информ", "Кама ягы"). “Вдохновение” клубы әгъзалары Алексеевскидагы картлар һәм инвалидлар интернатында яшәгән өлкән кешеләрне күңелле концерт программасы белән сөендерергә булдылар.

Бу учреждение очраклы сайланмады, чөнки анда безнең якташларыбыз– Булыгина Антонина Алексеевна һәм Окунев Евгений Борисович яши.

-Казан саклык банкларының берсе безгә автобус белән ярдәм итте, - дип сөйли “Вдохновение” җитәкчесе Зөһрә Лезина. – Һәм без бер көнне Алексеевский районына юлга чыктык. Буш кул белән түгел – бүләкләр белән. Алай гына да түгел. Безнең үзешчән артислар юмористик концерт әзерләделәр.

Биюләр, җырлар, сценкаларны тамашачылар җылы кабул иттеләр. Лаеш азык-төлек комбинаты тортлары да аларга бик ошады, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100