Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лаеш юлында автобус белән авариядә алты кеше имгәнгән
Казан-Оренбург юлында микроавтобус белән җиңел машина бәрелешкән.
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Лаеш районында бүген юл һәлакәте була. Авариядә алты кеше имгәнә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген иртәнге сигез тирәсендә Казан-Оренбург юлында автобус белән җиңел автомобиль бәрелешә.
«Авариядә алты кеше имгәнде. Ике кеше авыр хәлдә. Аларны Республика клиник хастаханәсенә илттеләр. Тагын дүрт кешенең хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә. Аларны да Республика клиник хастаханәсенә озаталар», — диделәр Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз